Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы халкы!
Сезне якынлашып килүче 2020 ел һәм якты Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Яңа ел - иң якты һәм көтеп алынган гаилә бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәмнәрне бөтен гаилә белән каршылау традициясе төрле буын кешеләрен берләштерә. Бу көннәрдә йортларыбызда бәйрәм һәм шатлыкларның якты торышы хөкем сөрә, изге теләкләр яңгырый.
Бу бәйрәм көннәрендә һәрберебез яхшылыкка ышана. Раштуа могҗизасы безнең күңелләрне җылыта, игелеккә, шәфкатькә, якыннарыбызга чын мәхәббәткә ышанычны ныгыта. Раштуа көннәре шатлык һәм яхшыга ышаныч белән тулы булсын, безне игелекле эшләргә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата сизгер мөнәсәбәткә рухландырсын!
Киләсе ел барлык яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ачсын! Балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен сәламәт булсын, хыялларыгыз чынга ашсын!
Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Һәр йортта тынычлык һәм татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
Хөрмәт белән, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов