Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча: 18 сәгатьтән башлап. 9 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә: күз күреме 1-2 км га кадәр начарая, бозлавык, төнлә һәм иртән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.

Буран, бозлавык барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, көтмәгәндә тоткарлыклардан котылырга кирәк. Тукталырга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. Җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, күрү мөмкинлеге начарайган очракта чаралар күрергә кирәк.

Мөмкин булганда ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе урынында гына кисәргә киңәш ителә. Юл өслеге тайгак булганга, автомобильнеп тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Югары видимостагы жилеттан файдаланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

Сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»га мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International