8 гыйнвар көнне Бикмуллина Әлфия Сәлимулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы исеменнән юбилярга истәлекле бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатлары тапшырылды.
1930 елның 8 гыйнварендә Олы Бортас авылында туган. Авылда башлангыч белем алган. Башка укырга мөмкинчелеге булмаган. Шуннан соң алты ел фермада сыер сауган,терлек симертү бүлегендә эшләгән. Сугыш башлангач ат, чана белән чит нәрәтләрдә йөргән, чәчүлекләр ташыган. Әлфия әбинең әти-әнисе бик яшьли вафат булганнар, гаиләне туендыру аның җилкәсендә булган. Кияүгә чыгып 5 ир бала үстергәннәр. 1980 елда лаеклы ялга чыккан.
Лаеклы ялга чыккач та 10 ел фермада эшләгән. 1981 елда хезмәт ветераны исеме бирелгән.
Әлфия әби бүгенге көндә Кече Бортас авылында улы тәрбиясендә яши.