Идел елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы

2020 елның 11 гыйнвары, шимбә

24 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йортта урнашкан үзәк китапханә бинасына җирле халыкны, җир кишәрлекләре милекчеләрен һәм арендаторларын, активистларны, җирле берләшмә вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм әлеге урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне фикер алышырга чакырабыз.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк.

Проект белән алдан ук park.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Барлык кызыксындырган сораулар белән (884377) 2-11-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International