Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу бәйрәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаучыларга, аларның мәнфәгатьләрен тәэмин итүчеләргә багышлаган дәүләт һәм җәмгыятьнең ихлас ихтирамын күрсәтү.
Көндәлек хезмәтегез белән сез законлылыкны ныгытуны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итәсез. Сез җинаятьчелекне кисәтү белән шөгыльләнәсез, коррупциягә каршы көрәшәсез, тормышның барлык өлкәләрендә дә җитди күзәтчелек эшләре алып барасыз, район халкының хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрәсез.
Һөнәри осталыгыгыз, фидакарьлегегез һәм җаваплылык өчен рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә, дәүләт һәм район халкының мәнфәгатьләрен яклап, Сез, алга таба да, лаеклы дәвам итәрсез дип ышанам.
Прокуратура органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, принципиальлек, үҗәтлек һәм эшләрендә уңышлар телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телим!
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Н.А. Вазыйхов