Хөрмәтле район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сез җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда иң актив катнашасыз һәм аның үзгәрешләренә оператив җавап бирәсез, гражданлык җәмгыяте үсешенә, Кама Тамагы муниципаль районының күпмилләтле халкын берләштерүгә ярдәм итәсез. Сезнең ярдәм белән халык оператив рәвештә мөһим вакыйгалар һәм яңалыклар, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге, кешеләр һәм аларның проблемалары, уңышлар һәм казанышлар турында белә, ә сезнең интернет-киңлекне актив куллану халыкның барлык катламнарын да диярлек колачларга мөмкинлек бирә.
Сезнең һөнәри бәйрәмегез көнендә нәтиҗәле һәм актив хезмәттәшлек, туган телгә һәм журналист сүзләренә сак карашыгыз, үз аудиториягезгә карата ихтирамыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең осталыгыгыз, гаделлегегез һәм актив гражданлык позициягез журналистика үсешенә элеккечә үк зур өлеш кертер дип ышанам. Сезгә чын күңелдән яңа иҗади проектлар, бетмәс-төкәнмәс илһам, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов