Гайфуллина Фәүзия Гайфулла кызы 11 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы исеменнән юбилярга истәлекле бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлаулар әзерләнгән.
Гайфуллина Фаузия 1930 нчы елның 11 нче январенда Даныш авылында гади крестьян гаиләсендә туа.
Бөек Ватан сугышы башлангач әтиләрен сугышка алалар. Аннан озакламый әниләре дә өч баланы ятим калдырып кинәт кенә үлеп китә. Олы апасы 17, абыйсы 14, ә Фәүзия апа 11 яшендә була ул вакытта. Соңрак абыйсын да сугышка алалар. Ике бертуган кыз күршеләрендә яши башлыйлар.
Фәүзия апа кече яшьтән үк бакчачылыкта яшелчәләр үстерүдә, аннан гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшли. Авыл егете белән тормыш корып 4 бала карап үстерәләр. Тормыш иптәше дә иртә үлеп китә. Балалар Фәүзия апа җилкәсендә генә кала. Гомерен балаларына, колхоз хезмәтенә багышлап яши ул. Бүгенге көндә кызлары тәрбиясендә туган авылында гомер кичерә.