Район туган якны өйрәнү музеенда килүчеләр игътибарына «Прокуратура закон сагында» яңа күргәзмә тәкъдим ителде. Ул Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көненә багышланган һәм ел саен 12 гыйнварда 1996 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә билгеләп үтелә. Күргәзмәдә прокуратура органнарының барлыкка килү тарихын, китаплар, документаль һәм фотоматериаллар, форма, атрибутлар, символикалар тәкъдим ителгән.