2020 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан ФКУ «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» билгеле бер эш алып барыла.
2020 елның 13 гыйнварында «Чишмәкәй» балалар бакчасында. Куйбышев Затоны ФКУ «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балалар һәм тәрбиячеләр белән очрашты.
Мәгълүмати-укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны су объектларында үткәрелә торган чаралар, Куйбышев сусаклагычындагы оператив хәлләр, кышкы чорда су объектларында балаларның һәм өлкәннәрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
Чараларда барлыгы 32 кеше катнашты.
Очрашуның максаты-балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру.
Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга көндәлек тормышта яхшы кәеф һәм иминлек теләде.
ФКУ «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г. Нуриев