Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

    Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.

     Халыкара  махсуслаштырылган  күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен  үз эченә ала, болар: авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, эшкәртү җайланмалары, продукция төргәкләре һәм сортировкалар һәм башкалар. Килүчеләр Идел буе төбәкләренең  фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы натураль товарлар сатып ала алалар. 

     Агросәнәгать форумы кысаларында зур эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

     Чараларның максаты - Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен, товарларны, хезмәт күрсәтүләрне җитештерүчеләр һәм аны кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторын үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

     Үткәрү урыны - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, күргәзмә урамы, 1 йорт (Халыкара аэропорт). Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (түләүсез).

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International