Кече Салтык авыл китапханәсе - Язучының юбилее

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Кече Салтык авыл китапханәсе немец әкиятче-язучысы Якоб Гриммның 235 еллыгы уңаеннан «Бертуган Гримм әкиятләре» дип исемләнгән әкият сәгате үткәрде.

Абыйлы - энеле Гримм - өлкән Якоб һәм кече Вильгельм тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән балалар  «Бөек немец әкиятчеләре» әңгәмәсеннән белделәр.

Китап күргәзмәсе яшь укучыларны балалар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләре белән таныштырды. Әкияти викторинада балалар геройлар, фәннәр һәм хәтта берничә өзек буенча әкиятләрнең исемнәрен чиштеләр. Очрашу күңелле һәм дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International