Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2020 елның 14 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Эшкә урнашу, җир кишәрлеген рәсмиләштерү, социаль ярдәм, районда бизнес-проектларны үстерү һ. б. мәсьәләләр буенча 8 мөрәҗәгать каралды.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү, гамәлдәге законнар нигезендә мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә үткәрелә.

Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International