2020 елның 15 гыйнварыннан Кама Тамагы районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары үткәрү планлаштырыла.
Җыелышларда җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары, муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре күтәреләчәк.
Авыл халкын актив катнашырга чакырабыз.