Красновидово авыл китапханәсе язучының 100 еллыгына багышлап Красновидово урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Н.Сладковның урман табышмаклары» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде.
Балалар Сладковның китаплары буенча презентация белән сәяхәт иттеләр, язучының хикәяләрен укыдылар һәм видео версияләрендә тыңладылар, табигать турында табышмакларга җаваплар бирделәр. Чара ахырында «Малай һәм бака» дигән мультфильм карадылар.