ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, район туган якны өйрәнү музее лекторы Зөлфия Миңнуллина белән бергә, Кама Тамагы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары «Туган табигатьнең гүзәл дөньясы» дигән виртуаль экологик сәяхәт кылдылар. Балалар «Зирәк ябалак» экологик сорауларына һәм «Тере табышмакларга» җавап бирделәр. «Үсемлекне бел», «Хайваннар патшалыгы» дигән викториналарда катнаштылар.
Укучылар мавыктыргыч уен формасында, күрсәтмә презентация кулланып, Татарстан Республикасының гүзәл табигать дөньясына чумдылар, безнең районның истәлекле урыннары һәм хайваннар дөньясы турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.