2020 елның Яңа Ел бәйрәм көннәрендә 7-00 дән 16.00 гә кадәр, җитәкче Алексей Ананьев, ГИМС дәүләт инспекторлары Нияз Нуриев, Андрей Еранов, Марс Идрисов, ЗПСО (зона эзләү-коткару отряды) хезмәткәрләреннән торган Кама Тамагы инспекторлык участогының патруль төркемнәре белән бергә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре «Славир 9» һава мендәрендәге суднода Куйбышев сусаклагычы акваториясенә патрульлек иттеләр.
Патрульлек барышында Лобач «Әрмән пляжы», Соколенок тавы Куйбышев Затоны штп. янындагы, Тәтеш шәһәре, Болгар шәһәре янында боз калынлыгы үлчәтелде. Әлеге участокларда боз калынлыгы 7-23 см. булды, суднога ачык сулы участоклар да (Лобач шәһәре каршында, Сөйки кичүе каршында, Тәтеш һәм Болгар шәһәрләре арасында урнашкан Шишки утравы янында) эләкте.
Кышкы балык тотучыларга һәм ял итүчеләргә белешмәлекләр тараттылар, куркыныч участокларга кермәскә киңәш иттеләр. Балык тотарга килгән һәм балыкчылар ташу белән шөгыльләнүче кар машиналары хуҗаларының документларын тикшерү үткәрелде. Кар чаналары хуҗаларына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Исегезгә төшерәбез, бозга чыгу өчен боз калынлыгы 7 см дан да ким булмаска тиеш.
Кама Тамагы ГИМС инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нуриев Н.Г.