Яңасала һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары (җыелышлары)

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 17 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районының Яңасала һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары булып узды.
Авыл җирлекләре башлыклары Шиһабеев Исфан Хәкимулла улы һәм Ибатов Хәлим Хәмидулла улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2019 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып, 2020 елга бурычлар турындагы докладлар белән чыгыш ясадылар.
Авыл хуҗалыгы бүлекчәсе җитәкчесе Гыймадиев Рәшит Абдулла улы, «Бортас» агрофирмасы директоры Вәгыйзов Илгиз Илдус улы авыл хуҗалыгы формированиеләрендәге 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Даминов Равил Рафаэль улының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерде.
«Пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында» мәгълүмати хәбәр белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Гыйльметдинов Ильмир Илдус улы чыгыш ясады.
 Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International