Затон поселогы китапханәсе «Республика тууы» - тарихи экскурсия

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

     Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Затон поселогы китапханәсе «Республика тууы» дип исемләнгән тарихи экскурсия оештырды.

     Чарада кадет интернат-мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашты. Әңгәмә барышында укучылар Татарстан үсешенең төп тарихи этаплары, республика символлары турында белемнәрен тулыландырды, татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында күп яңа мәгълүмат алдылар, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе турында белделәр. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" танып – белү викторинасында актив катнаштылар, "Минем Татарстан - син минем туган илем!" китап күргәзмәсе белән таныштылар.  Китапларда Татарстан районнарының барлыкка килү тарихы, бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр турында сөйләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International