18 гыйнвар көнне Бөтендөнья Кар бабай көне билгеләп үтелә. Кышкы уеннар арасында-кышын тауда шуганнан соң балалар өчен иң популяр шөгыль. Юкка гына бу бәйрәмне бөтен илләрдә билгеләп үтмиләр. “Елмаю” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Тенеш авылы китапханәчесе «Нинди могҗиза- Кар бабай" дип исемләнгән күңелле уйлар көне үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Кар бабай фигурасының ни икәнлеген белделәр, аның белән мультфильмнарны искә төшерделәр, чара ахырында балалар аны үзләре ясадылар. Һәр катнашучы үз рәсемендә фантазия һәм тырышлык күрсәтте.