Красновидово авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм Красновидово урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен «Мороз Иванович» әкиятен кычкырып уку үткәрде.
Балалар Владимир Федорович Одоевскийның кыскача биографиясе белән таныштылар, гади һәм гыйбрәтле «Мороз Иванович» әкиятен тыңладылар һәм аның турында фикер алышуга бик теләп кушылдылар. Китаптагы матур иллюстрацияләр аларның әкият геройлары белән танышуын тулыландырдылар. Балалар әкият буенча викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Чара ахырында «Мороз Иванович» әкиятенең курчак инсценировкасын карадылар.