Бүген, 2020 елның 20 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы оешма, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
ТАССРның 100 еллыгына истәлекле билге тапшыру, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын үткәрүгә әзерлек турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна сөйләде.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елгы эш нәтиҗәләре, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Сафина Гөлназ Хәмис кызы «Демография» милли проекты кысаларында балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
"ТАССРның 100 еллыгы елын ачу" мәгълүмати хәбәр белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Кузиева Ирина Александровна чыгыш ясады.