Авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар диспансеризациясенә китерү

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.

«Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Демография» илкүләм проектының «өлкән буын»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган махсус автотранспортында китерелә.

9 гыйнвардан башлап Олы Кариле, Шәпкә, М.Мәрәтхуҗа, Кирельск, Балтач, о. Бортас, Яңасала, Р. Бортасы, Даныш авылларыннан 40 өлкән яшьтәге кеше медицина тикшерүен узган инде. 2020 елның 1 кварталында барлыгы 288 өлкән яшьтәге гражданны һәм инвалидны диспансерлаштыруга китерү планлаштырыла.

Мәкалә авторы һәм фото Илсөяр Сабирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International