Татар мәдәниятен саклау, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатыннан, 2020 елның 18 гыйнварында Казан дәүләт циркы аренасында ел саен уздырыла торган «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узды.
«Манзара» спорт һәм музыкаль премиясе – ул мәдәният һәм спорт чатында куәтле проект, кабатланмас концерт программасы һәм иң яхшы спортчылар ярышлары белән, эпатаж, көтелмәгән, масштаблы ел вакыйгасы.
Бу чарада безнең район спорт мәктәбенең 2 тренеры, ярышларның хөкемдары Мухамадиев Әхәт Хәлим улы һәм ярышларда катнашучы Гыйләҗев Алмаз Рәис улы катнашты.