Кама Тамагы районының гомуми белем бирү оешмаларында парламент дәресләре үткәрелә
Актив гражданлык позициясе тәрбияләү һәм патриотизм, хокукый белем бирү, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын бүләкләү максатыннан, 2020 елның 10-15 февралендә безнең районның гомуми белем бирү оешмаларында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парламент дәресләре үткәрелә.
Әлеге чарада Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм муниципаль берәмлекләр Советы депутатлары катнаша.
Чаралар фотолары фоторепортажда урнаштырылган.