Бүген, 2020 елның 20 июлендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайлович Макарычевны 94 яшьлеге белән һәм Миңнегөл Зиннәт кызы Гафиятуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Юбилярларга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.
Макарычев Николай Михайлович
Николай Михайлович Мордовский Каратай авылында туып-үскән, бүгенге көндә Кирельский авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер кеше. Аны армиягә 1944 елда унсигез яшьлек егетне алалар. Мари АССРына запас полкка җибәрәләр. Беренче тапкыр сугышта немец Ландек шәһәрендә катнаша. Сугышларның берсендә күкрәгенә авыр яра ала. Озак вакытлар госпитальдә ята. Берлинга кадәр сугышлар белән барып җитә һәм шунда ук Җиңү көнен каршы ала. Германиядә тагын биш ел хезмәт итәргә кала. Николай Михайлович хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Венаны азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен», Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Николай Михайлович туган авылына 1950 елда гына кайта. «Просвет» колхозында шофер булып эшли, ә аннары Лаптевка авылының балыкчылык бригадасында эшли. 1952 елда Нина Яковлевнага өйләнә, аның белән 62 ел тату гомер итә. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер сигез оныклары һәм биш оныкчыклары бар.
Гафиятуллина Миңлегөл Зиннәт кызы
Миңлегөл Зиннәт кызы ТАССРның Кама Тамагы районы Ишем авылында туа.
Миңлегөл Зиннәтовна 30 нчы еллардагы ачлык авырлыкларын үз җилкәләрендә сыный, колхозда эшли: урып-җыюда авыр капчыкларны бушаталар, агач әзерләүдә дә эшләргә туры килә.
Кияүгә чыга, 1956 елда улы Илгизәр туа. 60 нчы елларда Мари АССРның Волжск шәһәренә күчәләр. Анда ул тимер юлда йөк төяүче булып эшләгән. Кызлары Илсөяр һәм Гөлнур туа.
70 нче еллар башында гаилә туган районына Балтач авылына кайта. Фермага сыер савучы булып урнаша. Бу вакыт эчендә аның белән әни яшәде һәм балаларны тәрбияләүдә булышты. Тиздән әнисе авырып китте һәм үлде. Өч баланы берүзе күтәрергә кирәк иде һәм ул Куйбышев исемендәге Затон эшчеләр бистәсенә күченеп килде. Төзелеш конторасында, пекарняда эшли. 1985 елда лаеклы ялга китә.
Юбиляр беркайчан да җиңел тормыш эзләмәгән, һәрвакыт авыр эшләрдә эшләгән. 43 еллык стажы өчен хезмәт ветераны исемен ала, тыл хезмәтчәне таныклыгын ала. Шәхси йортта берүзе яши, балалары һәм оныклары аның аралаша.