Татарстанның яшь авторлары «Глаголица» әдәби премиясенең төп призы өчен көрәшә алалар

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

       "Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу - рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтү иреге.

       Катнашу бушлай, оештыру взнослары юк.

       «Глаголица» премиясе - яшүсмерләр-әдәбиятчылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар фикеренчә, Россиядә иң яхшы проектларның берсе. Конкурста катнашу-танылган авторлар белән мастер - классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатка омтылучан, фикердәшләрен, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Конкурс эшләрен танылган язучылар бәяли: Виктор Лунин, Анна Русс, Галимьян Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс.

       Бүләк фонды:

• Әдәби сменага 100 юллама

• 100 альманах озын исемлектә катнашучыларның әсәрләре белән

• 30 электрон планшет

• 30 китап җыелмасы

• Гран-при ияләре өчен «Бәллүр каләм» 6 сыны

       Ничек катнашырга:

    - Сайтта теркәлергә https://www.glagolitsa-rt.ru/  

    - Анкетаны тутырырга

    - Шәхси кабинетта элек беркайда да басылмаган конкурс эшен беркетергә, 

    - номинацияләрнең берсендә 20 000нән артык булмаган күләмдә.

        Рус телендә Поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь)

        Татар телендә шигырь (10-13 һәм 14-17 яшь)

        Рус телендә Проза (10-13 һәм 14-17 яшь)

        Татар телендә Проза (10-13 һәм 14-17 яшь)

        Француз, инглиз, алман һәм татар телләреннән сәнгать тәрҗемәләре рус теленә (14-17 яшь)

        Рус телендә Эссеистика (14-17 яшь)

        Нигезләмә белән тулырак сайтта танышырга мөмкин www.glagolitsa-rt.ru/ катнашыгыз! Талантыңны һәм якты киләчәгеңне каршылап адым ясагыз!

       Барысына да уңышлар телибез!

      Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручысы «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды. e-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International