Идиятуллина Мәрьям Заһир кызы 90 яшьлек юбилее

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

1930 елда 6 декабрьдә Кече Бортас авылында туа. Аңа тугыз яшь тулгач, Сахалин өлкәсенә Хабаровск шәһәренә китәләр. Ул анда Рус мәктәбендә ике сыйныф укый. Белеме башлангыч, чөнки ул 4 сыйныфны тәмамлый. 13 яше тулгач, авылга кайтып, колхозда эшли башлый: печән, салам җыя, фермада терлекче, көтүче була. Авыл клубында техник булып эшләде.

1958 елда Бикеево авылыннан Әмир Идиятулла улына кияүгә чыга. Ире белән 52 ел гомер итәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. 2010 елда гаилә Олы Бортас авылына күчеп килә, хәзерге вакытта да кызы белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International