Район Башлыгының Россия матбугаты көне белән котлавы

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм полиграфия индустриясе хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, редакторларны, басмаларны, полиграфистларны, басма продукцияне таратучыларны – үзләренең иҗади хезмәтләре белән бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итүчеләрне берләштерә.

Безнең тормышта массакүләм мәгълүмат чараларының роле бәяләп бетергесез. Укучыларга мәгълүматны дөрес итеп җиткерә белү һәм аның объективлыгы — бу сыйфатларның иҗтимагый фикер формалаштыруда мөһим фактор булып, сезнең эшегездә билгеле бер әһәмияткә ия.

”Идел таңнары” район газетасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләре. Ышанам ки, сез киләчәктә дә бөтен осталыгыгызны Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләр мәнфәгатьләрендә лаеклы, игелекле максатларга ирешүгә юнәлдерәчәксез.

Сезгә яңа иҗади илһам һәм рәхмәтле аудиториясен телим! Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм гаилә җылысы!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International