Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре җыелышы

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсендә район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Кузиева Ирина Александровна мәдәният бүлегенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде.

Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә алып барылачак эшләр турында сөйләде, шулай ук мәдәни-массакүләм чараларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, районда өлкә үсешен камилләштерү буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International