Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.
2021 елның 29 гыйнварында район мәдәният йортында Кама Тамагы Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланган бәйрәм концерты булды.
Бәйрәм чарасында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты, ул барлык катнашучыларны туган телләр һәм халык бердәмлеге елы белән котлады.
Тамашачылар, басып торган килеш, барлык яраткан җырларын җырлап, артистларга кул чаптылар. Кама Тамагы халкы милли сәнгатьнең гүзәл дөньясына чумды.