Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән    30 гыйнварның  18.00 сәгатеннән алып 31 гыйнварның  18.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең  көчәюе турында Консультация-кисәтү килде.

Болытлы, көндез аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар. Көндез урыны белән кар, юеш кар, бозлавык. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -4..-8˚. Көндез максималь һава температурасы -2..+1˚. Юлларда көчле бозлавык.

2021 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, юлларда бозлавык. Көндез көньяктан, Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, бозлавык.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International