«Куйбышев исемендәге РБФ» ЯАҖ хезмәт коллективында җыелыш Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районында район предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары белән җыелышлар дәвам итә.

Бүген, 2021 елның 1 февралендә, "Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы" ЯАҖ хезмәт коллективының җыелышы булды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы катнашты.

Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. 

Җыелыш азагында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International