Район балалар китапханәсендә «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» дигән Бөтенроссия акциясе

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Кама Тамагы муниципаль районының балалар китапханәсе «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 «А» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе: Хәйретдинова С.А.) «Балалар-Бөек Ватан сугышы геройлары» дигән презентация карадылар.

Китапханәчеләр балаларны Валентин Катаевның «Сын полка» әдәби әсәре белән таныштырдылар.

Балаларны сугыш елларында ятим калган һәм полкның улы булган Ваня Солнцевның язмышы борчыды.

Бу хикәя безнең балаларыбызда: хисләр, риясызлык, ярдәм, сабырлык, күңел җылылыгы һәм назлылык күрсәтергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International