Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятькә 2021 елның 1 февраленә кыскача анализ

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Кама Тамагы районы буенча “Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ филиалында 2021 елның 1 февраленә теркәлгән эшсез гражданнар саны 78 кеше тәшкил итте (01.02.2020 елга - 36 кеше).

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның 1 февраленә эшче көчләр санының 0,99% ын тәшкил иткән (01.02.2020 - 0,46%).

Эш бирүчеләр тарафыннан күрсәтелгән вакансияләр саны 2021 елның 1 февраленә 49 берәмлек тәшкил итә (01.02.2020 - 56 берәмлеккә). Вакансияләрнең күпчелеге: эшкәртү производстволары (22 вакансия), сәламәтлек саклау (6 вакансия), мәгариф (4 вакансия), хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм сак өлкәсе белгечләре (3 вакансия).

Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: инженер, табиблар, укытучылар, пешекче, машинистлар.

Рәсми рәвештә игълан ителгән барлык вакансияләр белән Сез "Россиядә эш" порталында таныша аласыз  https://trudvsem.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International