2021 елның 3 февралендә Галимованы Флүрә Хафизовнаны 90 яшьлек юбилее белән Малосалты авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Айрат Гаптолхаевич һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна котлады.
Галимова Флюра Хафиз кызы 1931 елның 3 нче февралендә Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхуҗа авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1938 нче елда беренче сыйныфка укырга керә. Башлангыч сыйныфларны авылда укый. Аннары җиденче сыйныфка кадәр Олы Карамал авылына йөреп укый. 1945 елда аны тәмамлый. Ул елларда Олы Карамалда җиделлык кына мәктәп була. Укуын дәвам итәргә теләгәннәр Кама Тамагына кичке мәктәпкә баралар. Хафиз кызы
Флюра да бер ел кичке мәктәпкә йөри. Шул елны абыйсы аны Мәскәүгә алып китә. Мәскәүдә бер ел эшләгәч, 1948 нче елда туган авылына әйләнеп кайта. Авылда нинди генә эшләрдә эшләми ул! Башта авыл өчен сепарат чыгарта, колхозчыларга җәйге һәм көзге эш чакларында ашарга пешерә. Аннары эшкә нык, тырыш кызны сыер саварга билгелиләр. Ул да түгел дробилкага кеше кирәк була да, аны дробилкага күчерәләр. 1953 елның январенда Галимов Таһир Гыймади улы белән тормыш корып җибәрәләр. Шул ук вакытта Хафиз кызы Флюраны дуңгыз карарга дәшәләр. Озак еллар дуңгызчылыкта эшли. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Эштәге уңышлары өчен күптөрле мактау грамоталары һәм «Победитель социалистического соревнования в 1975г.» , «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г.» медальләре белән бүләкләнә.
1986 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин аннан соң да колхозда кырчылыкта эшләвен дәвам итә. Хезмәт кенәгәсендәге соңгы язма 1993 елда языла.