2021 елның 3 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Олы Карамалы һәм Олы Карамалы авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары булып узды.
Җыелышларда район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекнең актив кешеләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Авыл җирлеге башлыгы Байдамшин Эдуард Илгизәр улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.
2. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчесе Садыков Фәрит Әкрәм улы 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында.
3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгышы
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.