Кама Тамагы муниципаль районы Яңасала авыл җирлегендә халык җыены (җыелышы)

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 4 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Яңасала авылында һәм Яңасала авыл җирлегенең Шәпкә авылында гражданнар җыелышлары булып узды.

Җыелышларда район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекнең актив кешеләре катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::

1. Авыл җирлеге башлыгы Шиһабеев Исфан Хәкимулла улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.

2. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчесе Садыйков Фәрит Әкрәм улы 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат.

3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улының хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүматы.

4. 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында.

5. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин чыгышы

6. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгышы

Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International