2021 елның 5 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Осинники авыл җирлегенең Осинники бистәсендә гражданнар җыелышы булып узды.
Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекнең актив кешеләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Әхәт Хәйретдин улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.
2. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчесе 2020 елга эш нәтиҗәләре турында.
3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.