2021 елның 5 февралендә Кама Тамагы муниципаль районының Рус Бортасы һәм Красновидово авыл җирлегенең Красновидово авылында гражданнар җыелышлары булып узды.
Җыелышларда район хезмәтләре җитәкчеләре һәм җирлекләрнең актив кешеләре катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Авыл җирлеге башлыгы Алешин Иван Владимирович җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.
2. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчесе 2020 елга эш нәтиҗәләре турында.
3. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.