Сәлимова Өммехалидә Шәйхетдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 5 феврале, җомга

Салимова  Өммехалидә Шәйхетдин кызы  1926 елның  5 февралендә  Бәрлегуҗа авылында туган. Гаиләдә дүрт кыз баланың өлкәне, шуңа күрә кечкенә сеңелләрен тәрбияләү, йорт эшләрен башкару, терлекләргә күз- колак булу, Өммехалидә апа җилкәсендә була.

   Сугыш башланганда, яшьүсмер Халидә апага 15 яшь була.Әтисен яше өлкән булу сәбәпле, фронтка алмыйлар, ләкин  Казанга эшкә җибәрәләр. Сугыш чоры балаларының һәрберсе кебек,әле буыннары да ныгымаган, Халидә апа да  окоп казу, урман кисү эшләрендә  катнаша. “Аякта тула оек белән чабата, тезгә  кадәр карга батып эшләдек”,-дип искә ала  Халидә апа. Соңрак  ул  колхозда бригадир булыпта  эшли.

   Булачак тормыш иптәше белән алар  Бәрлегуҗада мәҗлестә танышалар. Оста гармунчы егетнең күзе нәкъ Халидә апага төшә. Өстәвенә кыз матур  җырлыйда.

  1952 елда алар уртак тормыш корып җибәрәләр. Заготзернода сезонлы эштә катнашып- пароходларгаикмәк тутырылган капчыкларны төяп, йөк бушатып эшләгәннәр. Соңрак икеседә  Нефтебазага эшкә урнашалар. Халидә  апа  этләр караучы булып эшли.  Нефтебазыда ягулык материаллары тутырылган резервуарларын саклау өчен, овчарка токымлы этләр була. Этләрне бетергәч ул җыештыручы булып эшли. 75 яшендә лаеклы ялга  чыга.

   Халидә апа белән Минзаһир абыйлар өч бала үстерәләр.Балаларын гел “яхшы булыгыз, кешегә мәрхәмәтле булыгыз”,- дип тәрбиялиләр.

    Хәзерге вакытта Халидә апа кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши. Аның бүгенге көндә биш оныгы, алты оныкчыгы бар. Кунакка кайтып, хәлләрен белешеп торалар.

     95 яшькә кадәр яшәп, ул биш вакыт намазын, уразасын калдырмый. “Төрле чакларны күрсәм дә, яшәүдән туйганым юк. Һәр  сәгатъне ходай тәгаләнең миңа биргән бүләге итеп кабул итәм. Шуңа күрә дә озын гомерле булуыма сөенеп яшим”,-ди Халидә апа.

   Соңгы вакытта  урын өстендә булсада: “Хак тәгалә илләргә тынычлык, халыкка исәнлек-саулык бирсен. Адәм баласының бәхете сабыр булуда, күркәм эшләрдә, иман сукмагында. Һәр кемнең калебе саф, картлык көннәрендә урыннары түрдә булсын”,-дигән теләктә кала Өммехалидә Шәйхетдин кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International