Бүген, 2021 елның 8 февралендә, дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 8 нче чираттан тыш утырышы булды. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү төп мәсьәлә булды. Район Советы карары белән Заһидуллин Ринат Марат улы билгеләнде.
Көн тәртибендә тагын 2 мәсьәлә каралды:
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә һәм физик һәм юридик затларның шәхси милкендәге җирләргә керми торган яшел үсентеләр кисү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2006 ел, 7 нче июнь, 275 нче номерлы карары.