Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны уртак кабул итү

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 19 февралендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләргә үз сорауларын Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә “Skype” программасы аша турыдан-туры республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International