2021 елның 8 февралендә Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең хезмәт коллективлары, “Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе” ДАССУ, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте, “Волжские зори” газетасы редакциясе, хәрби комиссариат, статистик хезмәт хезмәткәрләре катнашында җыелыш булды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы катнашты.
Наил Альберт улы район территориясендә социаль-икътисадый үсешнең максатчан программаларын гамәлгә ашыру, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.