8 февральдә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль архивында җирле үзидарә органнары - комлектование чыганаклары өчен архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар узды. Оешманың ведомство архивында архив эшен оештыру өлкәсендә норматив хокукый актларны өйрәнү мәсьәләләре каралды.
Архив эшен оештыру өчен локаль норматив документлар эшләү мәсьәләләре каралды: эш номенклатурасы, эш башкару буенча инструкцияләр, архив һәм эксперт комиссиясе турындагы нигезләмәләр, документлар кыйммәтләренә экспертиза, эшләрне формалаштыру һәм рәсмиләштерү, эш язмаларын язу. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы кысаларында муниципаль архивка кергән архив материаллары коллекцияләре фото һәм видео күргәзмәсе дә үткәрелде.