Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы буенча «татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында»Татарстан Республикасы Президентының 07.07.2020 ел, № УП-384 Указы нигезендә оештырылган.
Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын элмә такталарында, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталар проблемасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Конкурсның бурычлары::
татар телендәге торак йортларның аншлагларында, элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрендә һәм юл күрсәткечләрендә хаталарны ачыклау һәм төзәтү мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
элмә такталарны, мәгълүмат табличкаларын, топографик билгеләмәләрне һәм татар телендә торак йортларның аншлагларын дөрес рәсмиләштерүгә контрольне активлаштыру;
татар һәм рус телләрендә элмә такталары, мәгълүмат табличкалары, топографик билгеләмәләр, юл күрсәткечләре һәм аншлагларның туры килүен тикшереп торуны көчәйтү.
Нигезләмә белән түбәнрәк таныша аласыз.