Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 10.02.2021 елда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү максатыннан «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең мобиль офисы Кама Тамагы муниципаль районы Иске Барыш авыл җирлегенә барып кайтачак.
«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы күчмә чарасы Иске Барыш авылы башкарма комитеты бинасында узачак.
Халыкны эш белән тәэмин итү, эшкә урнаштыру, махсус эш белән тәэмин итү программаларында катнашу, хезмәт базарындагы вәзгыять мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
Барлык кызыксынучыларны 10: 15тән 11: 15кә кадәр көтәбез!