Аз керемле гражданнарга матди ярдәм күрсәтү максатыннан социаль яклау бүлеге социаль контракт кысаларында ярдәм күрсәтә.
Социаль контракт-ул дәүләт һәм аз керемле гаилә (гражданин) арасында килешү, аның буенча социаль яклау ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта гариза бирүче гаиләнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен билгеле бер гамәлләр башкару бурычын үз өстенә ала. Гаиләнең кризис хәленнән чыгу буенча индивидуаль программа мәҗбүри рәвештә эшләнә, анда гаиләгә үз керемнәрен күтәрергә нинди чаралар ярдәм итәчәге күрсәтелә. Социаль контракт 3 айдан алып 12 айга кадәр срокка төзелә, анда акчалата түләүләр карала (айлык социаль пособие яки бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә). Социаль адаптация программасына нинди дәүләт ярдәме чаралары билгеләнәчәк, ягъни гаилә нинди хәлдә яки гаилә нигә мохтаҗ булуга бәйле.
Шуңа күрә ярдәм (акчалата түләүләр рәвешендә) берничә юнәлеш буенча чараларны тормышка ашыруга күрсәтелә:
Контракт буенча түләүләр күләме.
1. Гражданнар белән социаль контракт төзегәндә беренче юнәлеш-эш эзләү буенча 4 ай дәвамында 10 294 сум күләмендә айлык социаль пособие түләнә. Ягъни, социаль контракт төзелгәннән соң, бер ай дәвамында, гражданин мәшгульлек үзәгендә эшсез яки эш эзләүче буларак теркәлергә тиеш. Социаль яклау да аңа беренче тапкыр 10 294 сум күләмендә түләячәк, алга таба социаль яклау рәсми эшкә урнашканда, шул ук күләмдә өч ай дәвамында айлык пособие түләячәк. Нәтиҗәдә, социаль яклау органы белән эшкә урнашуга социаль контракт төзегән граждан 41176 сум күләмендә матди ярдәм алачак.
2. Социаль контракт төзегән гражданнар белән социаль контракт төзегәндә, икенче һәм өченче юнәлеш буенча, ягъни шәхси эшмәкәрлек (үзмәшгульлек) эшчәнлеген гамәлгә ашыруга яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга социаль яклау 75 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү түли. Бу түләү бушлай. Гражданнар үз чыгымнарын расларга, ягъни сатып алынган товарга яки нинди дә булса терлеккә (шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган очракта) чек, накладный бирергә тиеш.
Социаль контракт нигезендә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча социаль яклау бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кама Тамагы ш.т. б., Карл Маркс ур., 2 йорт, яки 8(84377)2-15-57, 2-12-69 телефоннары буенча.