Яңасала авыл китапханәсендә Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

10 февраль көнне Яңасала авыл китапханәсендә бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин истәлегенә багышланган «Пушкин әкиятләре иле буйлап» дип исемләнгән әдәби сәяхәт оештырылды. Чара башында китапханәче укучыларга бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы фактлар сөйләде. Соңыннан балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Балалар, чыннан да, А.С. Пушкинның китапларын укыйлар һәм сорауларга җавап бирү кыенлык тудырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International