Кече Салтык авыл китапханәсендә «Нина Павлова белән табигать дөньясында» әдәби-экологик сәгать

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Кече Салтык авыл китапханәсендә «Нина Павлова китапларын укыйбыз» төбәкара акциясе кысаларында «Нина Павлова белән Табигать дөньясында» дип исемләнгән әдәби-экологик сәгать үткәрелде. Акция кысаларында Нина Михайловнаның иң яхшы әсәрләрен уку һәм аның биографиясе белән танышу үткәрелде.

Балалар әдәби викторинада бик теләп катнаштылар һәм үсемлекләр, урман халкы турында табышмакларга җавап бирделәр, һәм бердәм фикергә килделәр: Нина Михайловна Павлованың әсәрләре дөньяга игътибарлы булырга һәм табигатьне яратырга өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International