Узган атнада «Багира» ҖЧҖендә Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «А1»категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Таныклык алуга 18 кешенең 17 се рөхсәт ителгән. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен барлык катнашучылар да уңышлы тапшырды.
Бер атна элек Кама Тамагындагы «РИАН» үзәге ҖЧҖ филиалы базасында шундый ук имтиханнар узды. Тәкъдим ителгән 14 кешенең 12се имтиханга кертелгән.
Имтихан тапшыручыларның яшь контингенты 1965 елдан 2001 елга кадәр арада тирбәлде.
Имтихан бирүчеләр арасында гүзәл заттан өч кеше бар иде.